Җәмгыять
7 февраль 2025, 18:48

Уллыкка бала алу өчен 2,5 млн сум акча "төрткән"

Уфада аеруча зур күләмдә ришвәт бирүдә гаепләнгән 50 яшьлек мәскәүлегә хөкем карары чыгарганнар.

Уллыкка бала алу өчен 2,5 млн сум акча "төрткән"Уллыкка бала алу өчен 2,5 млн сум акча "төрткән"
Уллыкка бала алу өчен 2,5 млн сум акча "төрткән"

Уфада аеруча зур күләмдә ришвәт бирүдә гаепләнгән 50 яшьлек мәскәүлегә хөкем карары чыгарганнар. Бу хакта Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итә.

Ведомствода сөйләүләренчә, уллыкка бала алу өчен бу хатын исәптә торган. 2023 елның көзендә ул Уфа хакимиятенең опека һәм попечительлек идарәсе хезмәткәренә үзенә ошаган бер баланы бирсеннәр өчен акчалата бүләк тәкъдим иткән.

Мәскәүленең бу тәкъдиме турында Идарә хезмәткәре полициягә җиткергән. Хатын-кызны Русия Федераль хәвефсезлек хезмәтенең БР буенча Идарәсе хезмәткәрләре 2,5 млн сум күләмендә акча тапшырганда тоткарлаган.

Хатын үз гаебен тулысынча танымаган. Суд аңа 3,8 млн сум күләмендә штраф билгеләгән, шулай ук дәүләт файдасына ришвәт суммасын да конфискацияләгән.

Чыганак: КП-Уфа

Автор фотосы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас