Җәмгыять
7 февраль 2025, 09:30

Бизнесларын саклап калырга ярдәм итте

“Проблеманы конфликтсыз җайга салу бик тә мөһим”, ди  бизнес-омбудсмен Ирина Абрамова.

Бизнесларын саклап калырга ярдәм иттеБизнесларын саклап калырга ярдәм итте
Бизнесларын саклап калырга ярдәм итте

 Эшкуарларның  хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилгә 2018 елдан бирле су сату аппаратларын урнаштыру һәм хезмәтләндерү белән уңышлы шөгыльләнүче эшкуарлар  килгән. Бу җайланмалар йорт эчендәге су белән тәэмин итү системаларына тоташтырыла һәм клиентларның ышанычын яулаган.

Әмма 2024 елдан эшкуарларның  проблемалары барлыкка килгән. Уфада салкын су белән тәэмин итү һәм су агызу буенча баш оператор аларга РФ Хөкүмәтенең 644 нче карары буенча су белән тәэмин итү һәм су агызуга яңа килешүләр төзүдән баш тарткан. Хәзер ул  яңа аппаратларны тоташтырганда  капиталь төзелеш объектларын үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системаларына тоташтыру өчен РФ Хөкүмәтенең 2130 номерлы карары белән каралган шартларны үтәүне таләп итә башлаган. Мондый алым таләпләр исәбендә гидравлик исәп-хисап үткәрүне дә күздә тота,  аның бәясе шактый зур.

Моннан тыш, оператор элек тоташтырылган аппаратларга карата аларны су белән тәэмин итү челтәрләренә үз белдеге белән тоташтыру турында актлар төзеп җибәрә башлаган.

“Мәсьәләне хәл итү өчен без “Бизнес коррупциягә каршы" иҗтимагый процедуралар үзәге утырышын уздырдык. Аквавендинг өлкәсендәге эшкуарлар, торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Уфаводоканал, БР Прокуратурасы, Роспотребнадзор вәкилләре, Pro bonopublico экспертлары, иҗтимагый бизнес-оешмалар вәкилләре үз фикерләрен белдерде.

Карау нәтиҗәләре буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан прокуратурага һәм БР буенча УФАСка килеп туган хәлгә хокукый бәяләү өчен мөрәҗәгатьләр җибәрелде.

Нәтиҗәдә, монополиягә каршы хезмәт административ хокук бозу турында эш кузгатты. Эшкуарлар, Уфаводоканал җитәкчелеге, торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы киңәшмәләре узды.

 Конструктив диалог барлыкка килде. Декабрьдә эшкуарларга водоматларны суүткәргеч челтәренә тоташтыру өчен техник шартлар бирелде. Хәзерге вакытта тоташуга килешүләр төзүгә актив әзерлек алып барыла.

- Бу мисал мәсьәләләрне ачыктан-ачык тикшерүнең, әңгәмә алып бара белүнең, проблеманы конфликтсыз җайга салуның мөһимлеген күрсәтә,-дип билгеләде бизнес-омбудсмен Ирина Абрамова.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас