Җәмгыять
5 февраль 2025, 12:21

Студентлар фестивале ачылды

Тере аралашу йогынтысы бармы?

Студентлар фестивале  ачылдыСтудентлар фестивале  ачылды
Студентлар фестивале ачылды

Тере аралашу йогынтысы бармы?

Көрәшчеләр сараенда  Башкортстан студентлары фестивале бара. Зур залда илебезнең төрле уку йортларында укыган студентлар алдында  күренекле яшьләр чыгыш ясады, сорауларга җавап бирде. Анда  уңышка ирешү юллары хакында  сүз барды. Сорауларга  Марат Яруллин, Рөстәм Нәбиев, Сәгыйдулла Хәммәтовлар җавап бирделәр, студентлар алдында үзенчәлекле имтихан тоттылар.  Марат Яруллин бик тәфсилле  итеп биографиясен сөйләде. Продюсерсыз булса да, Марат үз максатына үзе ирешкән. СВО ветераны Артур Гәрәев үзенең  тыныч тормышка күчүендә Рөстәм Нәбиевның үрнәге ярдәм итүе хакында  әйтте. Рөстәмнең үзенә туризм буенча сораулар бирелде.

Зур залда йокымсыраган  һәм айфонга ябышканнар юк иде диярлек. Маратка сораулар күп булды. Татарчага да еш күчте ул, Рөстәм дә әңгәмәдә актив катнашты.

Рәүф Идрисов.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас