Бүген булган хәлләр...
Бүген булган хәлләр мөрәҗәгать итүченең һәм банк хезмәткәренең игътибарлылыгы акчаны саклап калырга ярдәм итүен күрсәтте.
Учалы кешесенә мессенджердан шалтыраталар. Билгесез кеше үзен кәрәзле элемтә операторы дип таныштыра. Ул үз корбанына сим-картаның гамәлләрен озынайтырга тәкъдим итә, һәм аның паспортының сериясен һәм номерын әйтеп бирә, әмма соңгы ике санны әйтми. Җитмәгән саннарны гариза бирүче үзе әйтеп бирә. Ул вакытта мошенник барысы да уңышлы узды дип хәбәр итә һәм сөйләшүне туктата. Аннары мессенджерда Госуслуги логотибы белән элемтәдән тагын бер шалтырату була. Таныш булмаган хатын үзен Госуслуги белгече дип таныштыра һәм мөрәҗәгать итүченең кабинетын вату, шулай ук акча югалту куркынычы тууы турында хәбәр итә.
Мошенник учалылыны банкның башка ялган белгече белән тоташтырырга тәкъдим итә. Шунда ук видеоэлемтә аша таныш булмаган ир-ат шалтырата. Ул гариза бирүчегә банк кушымтасына кереп, телефон экранын күрсәтергә тәкъдим итә. Ир-егет башта билгесез бәндәгә ышана һәм аның күрсәтмәләрен үти, ләкин соңрак шикләнеп, сөйләшүне туктата. Шуннан соң ул онлайн-банкны мөстәкыйль рәвештә тикшерергә карар кылган һәм тупланма счеттан аның агымдагы счетына миллион сум күчерелүен күргән. Ләкин бәхеткә, акчалар мошенниклар исәбенә китеп өлгермәгән, һәм ир-егет үз тупланмаларын саклап калган.
Банк хезмәткәре уфалыны мошенниклар кулыннан "тартып алган" диярлек. Шәһәр кешесенә мессенджерда шалтыраталар һәм үзен пенсия фонды хезмәткәре дип таныштыралар. Таныш булмаган хатын пенсия стажын яңадан исәпләү өчен мәгълүматларны расларга кирәк ди. Моның өчен мөрәҗәгать итүче аферисткага дәүләт хезмәтләренә керү өчен билгеләнгән смс кодын әйтеп биргән. Аннары уфалыга кредитка гаризалар турында хәбәрләр килә. Ул вакытта ул банк белән элемтәгә кер һәм булган хәл турында хәбәр итә, гаризалар гамәлдән чыгарылырга тиеш була.
Ләкин уфалыга яңадан мессенджердан шалтыраталар. Трубкадагы ир-ат тавышы мошенникларны «аулау» белән шөгыльләнүен һәм аңа мөрәҗәгать итүченең ярдәме кирәклеген хәбәр итте. Уфалы мошенниклар уйлап чыгарган ориентировкалар алган. Аннары икенче хатын-кыз шалтыратып, үз корбанын ялгыш юлга этәргән һәм ориентировкалардан нәкъ менә шушы мошенниклар аңа кредитлар рәсмиләштерергә тырышалар, һәм аңа каршы кредитны ашыгыч рәвештә үзе рәсмиләштерергә кирәк, дип бөтенләй башын утап бетерә.Уфалы ханым миллион сумга якын диярлек кредит рәсмиләштергән. Банкка килгәч, хезмәткәрләрнең берсе, аны мошенниклардан саклау өчен, счетларны бикләгән. Шулай итеп уфалы ханым казадан котылып калган.
Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы исегезгә төшерә: акчаларыгызны имин счетка күчермәгез, таныш булмаган затларга телефон аша үзегезнең шәхси мәгълүматларыгызны, шулай ук смстан кодны хәбәр итмәгез. Үзегезне саклагыз – трубканы куегыз да ят кешеләр белән сөйләшмәгез!
Башкортстан Республикасы буенча ЭЭМ матбугат хезмәте.
Фото: iglvesti.com