Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 февраль , 12:10

Суд карары үз көчендә калды

Башкортстанның Югары суды «Пруфы»ның баш мөхәрриренә карата карарны үз көчендә калдырды.

Суд карары үз көчендә калды
Суд карары үз көчендә калды

   Башкортстанның Югары суды 3 февральдә Уфаның Совет район суды карарын «Пруфы.РФ Интернет-басмасы» челтәр басмасының баш мөхәрриренә карата дөрес булмаган мәгълүмат тарату өчен үзгәрешсез калдырды. Бу хакта БР судларының берләшкән матбугат хезмәте җитәкчесе Наталья Агрова хәбәр итте.

   “Карар үзгәрешсез калды, шикаять канәгатьләндерелмәде", - дигән мәгълүмат бирде инстанция вәкиле.

Исегезгә төшерәбез, узган елның декабрендә суд карары белән Кәримова М. РФ КоАПның 13.15 маддәсе (9 нчы өлеш) буенча хокук бозуда гаепле дип табылган, белә торып дөрес булмаган иҗтимагый әһәмиятле мәгълүмат тараткан өчен аңа 60 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән. Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: