- Республикада МХОның гамәлдәге һәм демобилизацияләнгән катнашучылары арасыннан квалификацияле җитәкчеләр әзерләүгә юнәлдерелгән «Башкортстан геройлары» кадрлар әзерләү программасы эшли башлый.
- Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгының «Елның яшь галиме» премиясен гамәлгә кую турындагы указга кул куйды. Ел саен җиде галим 150 мең сум алачак.
- Радий Хәбиров муниципалитет башлыкларына Җиңүнең 80 еллыгына әзерләнергә кушты. Уфада парад һәм башка чаралар узачак.
- Башкортстанда студент отрядларын үстерү буенча оператив штаб оештырылачак.
- Төбәк Башлыгы Башкортстанда җинаятьләрнең кайбер төрләре кимүе турында әйтте. Әмма мәгълүмати-телекоммуникация челтәрләрендә кылынган җинаятьләр саны арткан - телефон мошенниклыклары һәм башкалар кебек.
- "Манаралар өстендә эш тәмамланды. Түбә алыштыруга күчәбез, чөнки ул тулысынча яраксыз хәлгә килгән», — дип сөйләде Радий Хәбиров «Әр-Рәхим» мәчетен төзү турында. Әгәр фасад буенча эшләрнең төп өлешен төгәлләп булса, киләсе кышны җылытырга һәм бинаның эченә керергә мөмкин булачак.
- Башкортстан башлыгы 3 февральдә старт алган Президент грантлары конкурсы турында искә төшерде. Гариза бирү кампаниясе 17 мартка кадәр дәвам итәчәк.
- Башкортстан социаль хезмәтләр күрсәтү буенча Русия төбәкләре арасында лидерлар өчлегенә керә. Төбәктә өлкән яшьтәге кешеләрне карау буенча хезмәтләр күрсәтүче ун оешма эшли.
- Радий Хәбиров язын «Хәтер бакчасы» халыкара акциясен уздыру турында белдерде. Бу масштаблы акциягә багышланган киңәшмә апрель башына планлаштырылган. Республика шәһәрләрендә һәм районнарында «Хәтер бакчалары» һәм тематик аллеялар утырту планлаштырыла.
- Башкортстан эшкуарлары 3,7 миллиард сумлык дәүләт ярдәме алган.
- Радий Хәбиров «Торатау» һәм «Янган-Тау» геопарклары инфраструктурасын үстерүгә җитди игътибар бирергә кушты.
- Башкортстанда урман янгыннарының мәйданы 2023 ел белән чагыштырганда 97 тапкырга диярлек кимегән, ә янгыннар саны — 10 тапкырга.
- Башкортстанда “юл” мөрәҗәгатьләре саны кимегән.
- Төбәк Башлыгыэш сәфәре белән Беларуссиягә һәм Мәскәүгә барачак.
Республика белән идарә итү үзәгендә киләсе киңәшмә 11 февральгә билгеләнгән.