Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 февраль , 19:15

Безне уяу булырга чакыралар

Узган тәүлектә мошенник гамәлләреннән республика халкына 6 миллион сумнан артык зыян килгән.

Безне уяу булырга чакыралар
Безне уяу булырга чакыралар

Узган тәүлектә мошенник гамәлләреннән республика халкына 6 миллион сумнан артык зыян килгән.

Республика Эчке эшләр органнарының дежур частьләренә мошенниклык турында 20 хәбәр килгән. Мәсәлән, Бүздәк районында  мошенниклык турында гариза белән 65 яшьлек  хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ханым мессенджерларның берсендә үзенә  янәсе энергия сату компаниясе хезмәткәреннән шалтыратулары турында сөйләгән.  Ялган хезмәткәр “сезгә мастер килә, аның килү вакытын  билгеләргә кирәк, шуның өчен смартфоныгызга килгән смс-кодны безгә хәбәр итегез”, дигән...

Ханым аның күрсәтмәләрен үтәгән,  әмма соңрак җинаятьчеләр аның шәхси мәгълүматларын үзләштергән булып чыккан. Нәтиҗәдә, мошенникларның барлык күрсәтмәләрен үтәп, ханым  билгесез счетларга 2,5 миллион сум  акча күчергән.

Шундый ук караклык факты белән Уфа шәһәрендә яшәүче 74 яшьлек тагын бер ханым очрашкан. Пенсионер сөйләвенчә, аңа билгесез кеше шалтыраткан, ул үзен электр счетчикларын алыштыру белән шөгыльләнүче хезмәткәр дип таныштырган. Пенсионер яңа счетчик куялар икән дип уйлап, аферистларга якынча 1,5 миллион сум акчасын  биргән.

Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы искәртә: уяу булыгыз. "Сезгә карата законсыз операция ясалуы турында шикле шалтырату булган очракта әңгәмәне өзәргә киңәш ителә. Акчаларыгызны янәсе дә  куркынычсыз счетка күчермәгез, таныш булмаган  кешеләргә  телефон аша үзегезнең шәхси мәгълүматларыгызны, шулай ук смстан кодны хәбәр итмәгез" диләр алар.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: