Илдә өчтән дә күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр күп түгел. Ә менә Дәүләкән районында яшәүче Курманаевларның 12нче балалары дөньяга килгән. Сокланмау мөмкинме соң?!
Яшь әнинең исеме Гөлназ. Ә сабыйга Назгөл дип кушканнар. Әле алар бала табу йортындалар. Өйдә кызчыкны алты апасы һәм биш абыйсы каршы алачак.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Гөлназ Курманаева 2023 елда «Герой ана» дигән мактаулы исемгә лаек булган. Шулай ук ул «Ана даны -Материнская слава» медале белән дә бүләкләнгән.
Бу күркәм гаиләгә сәламәтлек, бәхет юлдаш булсын!