Барлык яңалыклар
10
Җәмгыять
3 февраль , 15:12

“Беренчеләр хәрәкәте!

Грантлар конкурсының яңа мизгеле 2025 елның 31 гыйнварында старт алды.

“Беренчеләр хәрәкәте!
“Беренчеләр хәрәкәте!

Грантлар конкурсының яңа мизгеле 2025 елның 31 гыйнварында старт алды.

   Аның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә тәрбия, балалар һәм яшьләр үсешенә булышлык итүче конкурслар һәм фестивальләр, слетлар һәм .б. төрле чаралар оештыру һәм үткәрү максатына финанс ярдәм күрсәтеләчәк.

   Конкурста катнашу өчен гаризаларны финанс ярдәме чаралары күрсәтү порталында 3 мартка кадәр тапшырырга мөмкин. Конкурс нәтиҗәләре апрель башында билгеләнәчәк, ә җиңүчеләрнең проектлары 2025 ел барышында тормышка ашырылачак.

   Башкортстан Грант конкурсында Русия киңлегендә иң төп төбәкләрнең берсе булып тора. Бу лидерлык позициясе инде икенче ел дәвам итә.

   Башкортстан катнашуга иң күп гаризалар биргән төбәк булуы белән горурлана ала – 387 кеше Грант конкурсында катнашырга теләк белдергән һәм 32 катнашучы җиңүче булган.

   Конкурс эшләрен тикшерүче эксперт советына төрле өлкәләрдән белгечләр кергән, алар һәр проектны 9 таләп буенча бәяләчәк.

   Беренчеләр Хәрәкәте федераль төркеме:

https://vk.com/mypervie + хэштег ГрантыПервых.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: