Барлык яңалыклар
10
Җәмгыять
31 гыйнвар , 08:26

Ял көннәрендә һава торышы нинди булыр?

Синоптиклар Башкортстанда алдагы өч көнгә һава торышы фаразын хәбәр итте.

Ял көннәрендә һава торышы нинди булыр?
Ял көннәрендә һава торышы нинди булыр?

 Башгидромет мәгълүматларына караганда, бүген кар һәм яңгыр, урыны белән бозлавык, томан кебек явым-төшем көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк. Көндез +2, -3 градус. 

Шимбә көнне, 1 февральдә, урыны белән республикада кар явуы, бозлавык булуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан уртача тизлектә. Төнлә температура 0, -5 градус, көндез +2, -3.

Якшәмбе, 2 февральдә, һава торышы үзгәрмәячәк. Шулай ук урыны белән кар явуы, бозлавык булуы фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан уртача. Төнлә температура 0, -5 градус, көндез +2, -3.

Чыганак: Башинформ.

Әлфия Шакирҗанова фотосы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: