Балалар арасында романтик мөнәсәбәтләр башлау өчен шартлар тудырырга кирәк, шул исәптән мәктәп дискотекалары уздыру ярдәмендә дә. РФ Мәгариф министрлыгының Тәрбия, өстәмә белем һәм балалар ялы өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Наталья Агре шундый тәкъдим белән чыгыш ясаган.
"Ә балаларда романтика кайда? Мин күптән түгел фикер алыша башладым, ә безнең мәктәп дискотекалары кайда?" – дигән Агре.
Чиновник хатын сүзләренчә, хәзер 18 яшьтән 21 яшькә кадәрге яшьләрнең сигез проценты гына гаилә тормышы белән яшәргә тели. Департамент директоры билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта романтик мөнәсәбәтләрне үстерү өчен шартлар тудырылмаган. Агре ассызыклаганча, “малай кызны күрешергә чакыра ала торган” урыннар булдырырга кирәк.
Бу тәкъдим шәһәр балаларына һәм аеруча бүген сәер булып тоелырга мөмкиндер, ә менә без үскәндә күңелләрне тәүге романтик хисләр биләгәндә мәктәп дискотекалары чыннан да бик урынлы иде.
Чыганак: lenta.ru