Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 гыйнвар , 10:53

Балаларга исемнәрен үзгәртергә рөхсәт итәрләрме?

Кайсыдыр депутатлар моңа каршы, ә кайсыберләре бу тәкъдим белән риза. 

Шушы көннәрдә Дәүләт Думасы депутатлары балигъ булмаганнарга буллингтан котылыр өчен әти-әниләре катнашлыгыннан башка исемнәрен үзгәртергә рөхсәт итү тәкъдиме белән чыктылар. Ата-аналар катнашлыгыннан башка исемне ул гадәти булмаган очракта гына алыштырырга мөмкин булачак.

Балигъ булмаганнар ата-аналары биргән исемнәрне үзаллы үзгәртергә тиеш түгел, хәтта кемгәдер алар гадәти булмаган кебек тоелса да, дип белдерде бу мәсьәләгә карата Дәүләт Думасы депутаты Нина Останина. Шуның белән бергә ул ата-аналарга үз зәвыклары өчен җаваплылык тотарга кирәк, шул исәптән балага исем сайлаганда да, дип өстәде.

"Гаилә елы тәмамланды, әмма бу без гаиләгә төкереп карарга тиеш дигәнне аңлатмый. Ата-аналар, һичшиксез, баланы тәрбияләү өчен җаваплы булырга тиеш, әмма бала да аларга хөрмәт белән карарга тиеш, – дип ассызыклады Останина. – Һәм 18 яшькә кадәр балаларга кагылышлы бөтен нәрсә өчен нәкъ менә ата-аналар җаваплы булырга тиеш".

Депутат ассызыклаганча, ул балигъ булмаганнарга мөстәкыйль рәвештә исемнәрен, хәтта гадәти булмаганнарын да үзгәртергә рөхсәт итүгә каршы, моны балигълык җиткәннән соң да эшләргә мөмкин. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: