"Халык фронты" йомшак уенчыклар партиясен Донецк шәһәренең 23 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә тапшырган. Әлеге инициативаны Башкортстандагы "Халык фронты" вәкиле, Донецк юнәлешендә хәрби бурычын үтәүче Умас кушаматлы хәрби белдергән. Изге эшкә беренчеләрдән булып "Салават Юлаев" хоккей клубы һәм республика мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы кушылган. Шулай ук Бәләбәй районы эшкуары җиһазларны ремонтлау өчен буяу биргән.
- Донбасс балаларына уенчыкларны зур шатлык белән тапшырабыз. Адреслы бүләкләр Донецк шәһәренең 23 нче балалар бакчасы сабыйлары өчен билгеләнгән. Алар белән бергә йөрәгебезнең, җаныбызның бер өлешен җибәрәбез. Балалар сәламәт һәм бәхетле булып үссеннәр, - дигән мәгариф хезмәткәрләренең республика профсоюзы рәисе Елена Хаффазова.
Бакчада яшь ярымнан алып җиде яшькә кадәр 34 бала тәрбияләнә. 20 гыйнвардан 75 балага исәпләнгән бакча тулы көнгә ачылган һәм эш йөз процент булыр дип көтелә. Уенчыклар бик вакытлы тапшырылган.
- Без партнерлар белән бергә шулай ук Луганск, Перевальск һәм Антрацит балалар йортларына ярдәм итәбез. Кушылырга теләсәгез, уенчыклар һәм балалар киемнәрен (яңа һәм этикеткалы киемнәр генә) Уфа шәһәре, Киров урамы, 1-138 адресына алып килә аласыз. "Халык фронты” барысын да оператив рәвештә кечкенә адресатларга җиткерәчәк, - дип ассызыклаган "Халык фронты" ның Башкортстан Республикасындагы бүлекчәсе җитәкчесе Виталий Брыкин.