29 гыйнварда Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов җитәкчелегендә "Конгресс-холл"да гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм киметү буенча республика системасының 2024 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2025 елга бурычлар билгеләнде.
- Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аларны киметүнең гамәлдәге республика системасы Башкортстан Республикасы хәвефсезлеген тәэмин итү системасында мөһим һәм кирәкле звено булуын раслады. Хезмәткәрләргә һәм белгечләргә намуслы хезмәтләре, профессионализмнары, көндәлек хезмәтләре, хезмәт бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары, кичекмәстән, еш кына үз гомерләрен хәвеф астына куеп, кешеләргә ярдәмгә килергә әзер булулары өчен рәхмәт белдерәсем килә, - диде Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов.
Бу хакта тулырак монда укый аласыз: ПравительствоРБ