Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 гыйнвар , 11:05

Машинаңны дөрес куй!

Шәһәр җирендә яшәүчеләр яхшы белә – ишек алдында машинаны бөтен җиргә дә куярга ярамый.

Машинаңны дөрес куй!
Машинаңны дөрес куй!

     Шәһәр җирендә яшәүчеләр яхшы белә – ишек алдында машинаны бөтен җиргә дә куярга ярамый. “Ашыгыч ярдәм”, коткару һәм коммуналь хезмәтләргә ирекле кереп чыгу мөмкинлеге булган мәйданчыклар бар. Шулай ук автомобильләр җәяүлеләргә комачауларга тиеш түгел.

    Мондый урыннарга:

 - җәяүлеләр чыга торган урыннар;

 - чүп контейнерлары өчен мәйданчыклар;

 - газоннар һәм җәяүле сукмаклары, тротуарлар;

 - балалар һәм спорт мәйданчыклары;

 - янгын гидрантлары өчен мәйданчыклар керә.

    Машинасын чүп контейнерларына янына илтүче сукмакка аркылы куйган яки автомобилен яшел газонда калдыручыларга штраф рәвешендә административ җәза алырга мөмкин. Аның күләме, кеше кагыйдәне беренчегәме яки кабат-кабат бозганмы, шуңа карап үзгәреп тора:

- гражданнар өчен – 1 мең сумнан 2 мең сумга кадәр (кабат бозса – 3 меңнән 4 мең сумга кадәр);

 - вазифа биләгән затлар өчен – 5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр (кабат бозса – 15 меңнән 20 мең сумга кадәр);

 - юридик затлар өчен – 20 мең сумнан 30 мең сумга кадәр (кабат бозса – 35 меңнән 50 мең сумга кадәр).

    Шулай ук Башкортстанның һәр муниципалитетында күчмә әйберләрне (Русия Федерациясе Гражданлык кодексының 130 маддәсе нигезендә күчемсез милеккә карамаган башка әйберләр, акча һәм кыйммәтле кәгазьләрне дә кертеп, күчмә әйберләр дип таныла) гомум файдалану территорияләрендә урнаштыруның үз кагыйдәләре бар. Аларны бозган өчен шулай ук штраф салалар:

 – 500 сумнан 2 мең сумга кадәр – гражданнар  өчен;

 – 3 меңнән 8 мең сумга кадәр – вазифа биләгән затлар өчен;

 – 10 меңнән 15 мең сумга кадәр – юридик  затлар өчен.  

Фото: gorodprima.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: