+21 °С
Болытлы
Русия Транспорт министрлыгының үзебезнең авиакомпанияләрнең эчке рейсларына балалар өчен авиабилетларга 50% ташлама турындагы боерыгы үз көченә керде.
Документ хокукый мәгълүмат порталында бастырылган. Боерык тексты нигезендә, пассажирны ташучылар озата баручысы белән очкан 2 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге Русия гражданлыгы булган балаларга ташлама бирергә тиеш.
Эчке рейсларда 2 яшькә кадәрге балаларга аерым урынсыз билетка 100 процент ташлама бирелә. Халыкара рейсларда ташлама 90% тәшкил итәчәк