"БР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры турында"гы яңа указ белән Любовь Минакова Башкортстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры итеп тәгаенләнгән.
Минакова Любовь Викторовна 1981 елның 22 июнендә Магадан өлкәсенең Анадырь шәһәрендә туган. Санкт-Петербург дәүләт политехник университетын "Бухгалтерлык исәп, анализ һәм аудит" белгечлеге буенча тәмамлаган.
Исегезгә төшерәбез, республиканың элеккеге транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебановны былтыр Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җинаять кылынуы турындагы мәгълүмат раслану белән вазифасыннан азат иткән иде.
Чыганак: Башинформ.