Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 гыйнвар , 14:33

Һөнәри бәйрәмегез белән!

28 гыйнварда республика прокуратурасы 2024 елгы эш нәтиҗәләренә йомгак ясады.

Һөнәри бәйрәмегез белән!
Һөнәри бәйрәмегез белән!

28 гыйнварда Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русиянең генераль прокуроры урынбасары Николай Шишкин республика прокуратурасының 2024 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган кинәйтелгән киңәшмәсендә катнашты.

  • Прокуратура органнары дәүләтнең ышанычлы терәге булып тора, - диде Радий Фәрит улы үзенең чыгышында. – Сезгә һөнәрегезгә тугры булуыгыз өчен рәхмәт әйтәм.

Прокуратура хезмәткәрләре былтыр да дәүләт куйган бурычларны җаваплы һәм нәтиҗәле үтәде. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның мәнфәгатьләрен якладылар. Прокурорлар 39 яугирнең хокукларын тергезүгә иреште.

Урал арты районнарында табигать байлыклары белән намуссыз файдаланучыларның хокук бозулары туктатылды. Табигать байлыкларын казыганда авыл хуҗалыгы җирләренә 600 млн. сумлык зыян китергән өчен җинаять эше ачылды.

Прокуратура хезмәткәрләре балигъ булмаганнарның, ятимнәрнең, гарип балаларның хокукларын яклауда зур эш башкара. Былтыр прокурорлар 758 баланың алимент алуга булган хокукын тергезгән, гарип балаларны техник чаралар белән тәэмин итү өчен 720 миллион сум өстәмә лимит алуга ирешкән.

Прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз һәм аларга эшләрендә уңышлар телибез.

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: