1 марттан ана капиталын төзелеш подряды килешүе буенча эскроу-исәпләр кулланып шәхси торак йорт төзү өчен кулланырга рөхсәт ителә башлый. Подрядчы үз эшен намуслы башкарсын өчен, аларга акча төзелеш тәмамланганнан соң гына күчерелә. Ана капиталы ярдәмендә йорт сатып алган яки үзләренең өйләрен төзекләндерү өчен файдаланган гаиләләр саны бүгенге көндә 9,5 миллионнан арткан. Шуларның өчтән бер өлеше бу эшне кредит алмыйча башкарган.
Быел февральдәнанакапиталыартачакһәм беренче балага ул 690 мең сумнан артык тәшкил итәчәк, ә икенче балага һәм аннан соңгыларына – 912 мең сумнан күбрәк булачак.
Чыганак: Башинформ.