Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 гыйнвар , 15:06

Русиядә "ватрушка"ларны үзгәртергә уйлыйлар

Аның нәрсәсен үзгәртәсе инде, диярсез...

Русиядә  "ватрушка"ларны үзгәртергә уйлыйлар
Русиядә "ватрушка"ларны үзгәртергә уйлыйлар

Дәүләт Думасында  тюбинглар буенча дәүләт стандартлары  (ГОСТ) өстендә эшлиләр. Башлангыч “ватрушка"ларның җәрәхәтләнү хәвефе югары булу белән бәйле, дип хәбәр итә парламентның түбәнге палатасының  гаиләне яклау буенча комитет рәисе Татьяна Буцкая.  

"Бер проблема бар: “ватрушка”га утырганда, башыгыз аякларыгыздан түбәнрәк. Сез кая очканыгызны күрмисез, шуңа күрә сатыла торган “ватрушка”ның конструкциясе ул анда утырган кеше кая очканын күрерлек булырга тиеш”, — дип сөйләде депутат. Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге тюбинглар конструкциясе шулай ук тормозлау мөмкинлеге юк.

Буцкая Русиядәге тюбинглар “кышкы тау” (“зимняя горка”) аттракционының бер өлеше булырга тиеш дип саный. Мондый күңел ачу ул кадәр куркыныч түгел, чөнки “ватрушка” билгеле бер траектория буенча каршылыкларсыз оча. ГОСТны булдыруда яңа “ватрушка”ларны туктату (тормозлау) һәм кирәк булганда төшеп калу мөмкинлеге белән тәэмин итүче белгечләр катнашачак, дип өстәде чиновник.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: