Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 гыйнвар , 16:12

Дүрт аяклы дуслар ни хәлдә?

Алар турында хәстәрлек күрсәтү  – үзебезне курчалау!

Дүрт аяклы дуслар ни хәлдә?
Дүрт аяклы дуслар ни хәлдә?

Алар турында хәстәрлек күрсәтү  – үзебезне курчалау!

 

 Башкортстанда артык затлы булмаган этләрне һәм мәчеләрне стерильләштерү турындагы Закон барлыкка киләчәк.

БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай тиешле закон проекты өстендә эш башлый, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте.

Моннан тыш, хәзерге вакытта этләрне мәҗбүри идентификацияләү һәм теркәү турында закон проекты эшләнә. Дәүләт Җыелышы Рәисе Константин Толкачев сүзләренчә, хайваннарны чиплау хуҗаларының җаваплылыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Аның фикеренчә, республикада йорт хайваннарын тотуга карата кабул ителә торган карарлар караучысыз калган хайваннар проблемасын хәл итүгә ярдәм итәчәк, бу ахыр чиктә кешеләрнең, бигрәк тә балаларның иминлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: