21 гыйнварда “Йәшлек" яшьләр киңлегендә Башкортстан яшьләре үзләренең иҗади сәләтләрен ачты: балалар грамоталы һәм ышанычлы чыгыш ясарга өйрәнделәр.
Актерлык осталыгы буенча укытучы булып Илгизәр Кудашев чыгыш ясады.
Берничә сәгать эчендә очрашуда катнашучылар оялу, курку хисеннән котылдылар һәм эчке “зажимнар”дан котылып, үз-үзләрен күрсәтә белергә өйрәнделәр.
Мастер-класслар программасына:
- тән һәм эмоциональ яктан үзеңне ирекле тоту күнегүләре;
- игътибар һәм координацияне үстерүгә куелган бурычлар;
- үз-үзеңне тәкъдим итү, презентацияләү практикасы;
- импровизация уеннары һәм пародияләр.
Катнашучыларның күбесе үзләрен ышанычлырак һәм иреклерәк итеп хис итә башлауларын билгеләп үтте.
Оештыручылар ассызыклаганча, мондый очрашуларның максаты — актерлык осталыгына өйрәтү генә түгел, ә ышаныч булдыруда ярдәм итү дә.