Конкурсны оештыручы – БР Югары Суды һәм Суд департаментының республика идарәсе ярдәмендә төбәк Судьялар Советы.
Конкурста район, шәһәр, республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары, басма матбугат чаралары, теле - һәм радиокомпанияләр, мәгълүмат агентлыклары коллективлары (редакцияләре), шулай ук Башкортстан Республикасы судларының дәүләт граждан хезмәткәрләре дәгъва итә ала.
Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә: «Иң яхшы публикация»; «иң яхшы видеосюжет/радиоматериал»; «БР суд системасы эшчәнлеген актив һәм профессиональ яктырткан өчен», шулай ук «иң яхшы матбугат сәркатибе».
Ике дәүләт телендә 2024 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр бастырылган материаллар кабул ителә.
Гаризаларны һәм конкурс материалларын БР судларының берләштерелгән матбугат хезмәтенә 2025 елның 31 гыйнварына кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрергә була: 450002, Уфа, Пушкин урамы, 88/1 йорт (“конкурска” тамгасы белән).
Электрон рәвештә бастырылган материаллар түбәндәге адрес буенча җибәрелергә мөмкин: [email protected].
Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.