Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 гыйнвар , 16:40

Аларның торагы җайлы булырга тиеш

Башкортстанда инвалидлыгы булган МХО ветераннарына торакны актив җайлаштыралар.

Аларның торагы җайлы булырга тиеш
Аларның торагы җайлы булырга тиеш

Башкортстанда инвалидлыгы булган МХО ветераннарына торакны актив җайлаштыралар. Республикада бу мөһим һәм әһәмиятле эш белән «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы шөгыльләнә.

   Фонд белгечләре торакны махсус хәрби операциядә катнашу барышында имгәнгән сугышчылар ихтыяҗларына җайлаштыру буенча актив эш алып баралар.

    Социаль координаторлар мохтаҗларны ачыклый. Әлбәттә, торак урыннарны адаптацияләү инвалидның һәм аның гаилә әгъзаларының ризалыгы белән генә башкарыла.

    Гариза алганнан соң социаль координатор гариза бирүчегә – инвалидлыгы булган МХОда катнашучыга кирәкле документлар пакетын җыярга һәм «Ватанны саклаучылар» фондының филиалы карамагындагы инвалидларның торак урыннарын тикшерү буенча муниципаль ведомствоара комиссиягә гариза бирергә ярдәм итә.

    Бу ничек эшләнелә? «Ватанны саклаучылар» фонды җитәкчесе урынбасары Ирек Зарипов аңлатуынча,  составында эксперт һәм социаль координатор булган махсус комиссия инвалидлыгы булган МХО сугышчысы янына бара, кирәкле үлчәүләр үткәрә  һәм  чек-битләрне тутыра. Аннары Зарипов сүзләренчә, алар мәгълүматларны Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең инвалидлар проблемаларын өйрәнү үзәгенә җибәрәләр, анда инде акт төзелә һәм аннары аны фонд филиалына кайтаралар.

  Әлбәттә, актны һичшиксез тикшерәләр һәм торак адаптацияләнә торган муниципалитет хакимиятенә  җибәрәләр. Яклар актка кул куя һәм аны  хәрби хәрәкәтләр ветераны документларының тулы пакеты белән «Ватанны саклаучылар» фондының Эксперт советына җибәрәләр.

   Уңай карар чыгарганнан соң, яугир янына үлчәүчеләр килә.  Һәм, ниһаять, соңгы этап - тернәкләндерү чараларын урнаштыру.

   Фондның республика филиалы эше турында тулырак мәгълүмат биредә: https://vk.com/public220653548

    «Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстандагы филиалы түбәндәге адрес буенча урнашкан: Уфа шәһәре, Минһаҗев ур., 107. Эш вакыты: 9.00 дән 18.00 гә кадәр, ял көннәре юк. Алдан консультация 8 (347) 268-01-02 телефоны буенча бирелә.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: