Русиядә ОСАГО буенча түләүләрнең максималь суммасын 650 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим иткәннәр.
Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов (ЛДПР) аңлатканча, бу страховкалау тарифлары һәм техникаларга запачастьләр бәясе артуы аркасында кирәк. Ярослав Нилов бүген, 20 гыйнварда, Дәүләт Думасына ОСАГО буенча түләүләрнең максималь суммасын 650 мең сумга кадәр арттыру турында закон проектын керткән.
Әгәр закон проекты кабул ителсә, 2025 елның 1 сентябреннән ул үз көченә керәчәк.
Чыгынак: ТАСС,
Автор фотосы.