Белоретның хокук сакчылары банк хезмәткәрен бүләкләгән. Эш болай була: банк бүлекчәсе җитәкчесе клиентның күзендә борчылу күреп ала һәм хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә.
9 гыйнвар көнне банкка берәү хатыны белән бергәләп 460 мең сум акчасын алу өчен килә. Аларның бик борчуда булуын күргән Юлия Шамшеева аларга төрле сораулар бирә башлый һәм ир белән хатынга билгесез берәүнең шалтыратуы һәм акчаларын “хәвефсез” исәпкә күчерергә кушуы хакында белеп кала. Юлия белән сөйләшкәннән соң клиентлар аңа ышана һәм акчаларын банктан алмаска була. Икенче көнне алар кабат килеп Юлия Шамшеевага акчаларын саклап калганы өчен рәхмәт әйтә.
Җинаять эшен булдырмый калдырганы өчен Шамшеева хокук сакчыларыннан бүләккә лаек булган.
Фото: birskpress.ru