5 февральдә Уфаның Көрәш сарае мәйданында Башкортстан Республикасының Студентлар фестивале узачак.
“Фестиваль студентов Республики Башкортостан #Дома” чарасы Русия студентлары көненә багышлап үткәрелә. Анда республиканың югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары, шулай ук төбәктән читтә укучы студентлар катнаша алачак.
Катнашучылар өчен киңкырлы программа әзерләнгән: алар әйдәүче предприятие һәм һәм корпорацияләрнең җитәкчеләре белән очрашачак, файдалы лекцияләр тыңлый алачак, йолдызлар белән очрашачак.
Фестиваль башкорт, рус һәм татар эстрадасы йолдызлары катнашкан дискотека белән тәмамланачак. Студентлар өчен Thomas Mraz, Марат Яруллин, О!нет, Baby Ti и Бишбармак чыгышы көтелә.
Фестивальдә катнашу өчен түбәндәге сылтама аша теркәлегез: https://clck.ru/3Fr4NV
Сайлап алуны уңышлы үтсәгез, оештыручылар сезнең белән элемтәгә чыгар.