Эксперт “ЭИСИ” җәмгыятенең идарәче директоры архитекторлар конкурсы турында сөйләде.
-Әгәр “архитектор” сүзенең этимологиясенә мөрәҗәгать итсәк, ул – башында уй-теләк туып килгән кеше, шул ук вакытта ул әлеге вакыттагы технологик практикаларның барлык мөмкинлекләрен яхшы аңлый торган кеше дип аңларга кирәктер. Бу конкурска килгәндә, алар – инде социаль мәгънәгә ия булган проектларны тормышка ашыру белән шөгыльләнүче белгечләр”,- диде Фирдус Алиев.
Конкурста төрле һөнәр ияләре катнаша ала – оештыручылардан алып, медиаменеджерларга һәм интернет-технологларга кадәр.
Гаризалар социальныеархитекторы.рф сайтында 14 гыйнвардан 11 февральгә кадәр кабул ителә.
Фото: golosagorodov.info