Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 гыйнвар , 14:16

Билетны кире кайтару мөмкинме?

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсенең тышкы коммуникацияләр бүлеге башлыгы Регина АКМАЛОВА җавап бирә.

Билетны кире кайтару мөмкинме?
Билетны кире кайтару мөмкинме?

- Туганнарга, чит шәһәргә баруны алдан планлаштырган идек, ләкин бала авырып китте. Инде беркая да бара алмыйбыз. Поездга билетларны кире тапшырырга туры киләчәк. Ләкин нервларны юкка әрәм итмәс өчен моны ничек дөрес эшләргә икәнен алдан белергә теләр идем.

Светлана Әюпова. Стәрлетамак.

— Иң элек билет бәясенең нәрсәдән гыйбарәт булуын белергә кирәк. Ул ике өлештән тора: тимер юл инфраструктурасыннан файдаланганга һәм вагон өчен.

Әгәр сүз ил буенча сәфәрләр турында бара икән, Русиядә түбәндәге шартлар актуаль:

— билетны поезд китәргә сигез сәгать кала тапшырасыз;

— Сезгә тулы бәясен, сервис хезмәте өчен һәм башка түләүләрне кайтаралар. Кайбер очракларда комиссия алынырга мөмкин. Әйтик, билет арадашчылар аша яки башка ситуацияләрдә сатып алынган очракта. Бу сорауны алдан ачыклау яхшырак;

— билетны сигез сәгатьтән дә кимрәк вакыт эчендә тапшырасыз икән, рейс китәргә ике сәгатьтән дә соңга калмыйча, сезгә билетның тулы бәясе һәм плацкарта бәясенең яртысы, шулай ук сервис хезмәте күрсәтү өчен түләү һәм башка түләүләр кайтарылачак; 

— билетны поезд китәргә ике сәгать кала һәм аннан соң тапшырсагыз, сезгә акчаны билет өчен генә кайтаралар. 

Ерак чит илгә китә торган поездга билетларны кире кайту кагыйдәләре башка:

— билетны поезд китәргә алты сәгатьтән дә соңга калмыйча тапшырасыз икән, тулы сумманы кире алачаксыз, ләкин җыемны кире кайтаруга тотып калачаклар. Аның суммасы исә юнәлешкә һәм маршрутның соңгы ноктасына бәйле рәвештә үзгәреп тора; 

— билетны сәфәргә алты сәгать кала тапшырсагыз — гомумән бернинди акча да кайтармаячаклар. Ягъни тимер юл билетларын кире кайтарган өчен күпме акча тотып калачаклар, турыдан-туры гариза белән кайчан мөрәҗәгать итүегезгә бәйле.

Кайтарылмас тариф шартлары:

— Форс-мажор очрагында, ягъни авыру (үзегезнеке яки якыннарыгызныкы), җәрәхәт алу очрагында поезд киткәннән соң РФ тимер юллары билетларын кире кайтару мөмкинлеге бар. Моның өчен поезд киткәннән соң биш тәүлек эчендә кассага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ләкин җитди сәбәп булуны документаль рәвештә расларга туры киләчәк.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: БР Транспорт министрлыгы сайты.

Билетны кире кайтару мөмкинме?
Билетны кире кайтару мөмкинме?
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: