Русиядә акча сарыф ителә торган онлайн уеннар тиздән ябылачак. Беренчесе чиратта Roblox тора, дип белдергәннәр Дәүләт Думасында.
Бу уенны белмәгән һәм уйнап карамаган бала калмагандыр, мөгаен. Әйтик, күптән түгел бер малай шул сайттагы уен акчаларын сатып алырга теләп, мошенникларга әтисенең картасыннан 500 мең сум җибәргән дигән хәбәр таралган иде. Шуңа күрә, яба алырлык уеннарын, әйдә, япсыннар, балаларның башларын әйләндермәсеннәр, шулай бит?!
Казино элементлары һәм эчке валюталары булган башка онлайн-уеннарга да чират җитәчәк. Ә андыйлар бик күп.
Автор фотосы.
Чыганак: Лента. ру