Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 гыйнвар , 13:20

Паникага бирелгәнче, 10 кагыйдәне исеңә төшер!

Коткаручылар, балалар янгын вакытында үзләрен ничек тотарга кирәклеген белергә тиеш дип саный. 

Паникага бирелгәнче, 10 кагыйдәне исеңә төшер!
Паникага бирелгәнче, 10 кагыйдәне исеңә төшер!

Коткаручылар, балалар янгын вакытында үзләрен ничек тотарга кирәклеген белсә, хәлне адекват бәяли һәм дөрес эш итә ала, дип саный. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре балаларга янгын чыкканда үз-үзеңне тотуның иң гади 10 кагыйдәсен истә калдырырга тәкъдим итә.

 Менә алар:

  1. Янгын чыгу турында өлкәннәргә хәбәр итәргә, 101 номерына шалтыратырга һәм адресыңны әйтергә.
  2. Әгәр әти-әниләр өйдә юк икән, ә янәшәдә кечкенә балалар булса, аларны йорттан, бинадан чыгарырга.
  3. Янгын чыккан бинадан чыгып барганда үз артыңнан ишекне ябарга кирәк.
  4. Бүлмәләр төтен белән тулса, ишеккә таба шуышып барырга онытмагыз.
  5. Су белән чылатылган тукыма аша суларга кирәк.
  6. Сине эзләп кычкыручыларга җавап бирергә!
  7. Әгәр ут ишеккә юлны кискән икән, балконга чыгарга, тәрәзәне ачарга һәм ярдәмгә чакырырга.
  8. Әгәр чыга алмасаң, стеналарга якынрак торырга киңәш ителә. Янып торган әйбер астына яшеренмәскә!
  9. Мөмкинлек булса, ваннаны су белән тутырырга, сулыш алу өчен трубка табарга һәм шуны кабып, суга ятарга.
  10. Киемгә ут капса, йөгермәскә! Тиз генә салып, сүндерергә кирәк.Әгәр килеп чыкмаса, тукымага, юрганга, җәймәгә төренеп, идәнгә ятарга һәм ялкынны сүндерер өчен тәгәрәргә киңәш ителә.

Фото: 50.mchs.gov.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: