2024 елда Донбасста һәм Луганскида яшәүче 49 мең өлкәннәр һәм балалар Башкортстаннан барган табиблардан медицина ярдәме алган.
БР сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин әйтүенчә, ДХР һәм ЛХР халкына ешрак кардиолог, эндокринолог, отоларинголог һәм офтальмолог ярдәме кирәк булган. Моннан тыш, Башкортстан медиклары 40 меңнән артык тикшерүләр үткәргән (шул исәптән УЗИ, ЭКГ тикшерүләре һәм кан анализлары).
“2024 елда республикадан составында 86 табиб һәм 22 шәфкать туташы булган 6 күчмә бригада барды. Безнең медицина оешмалары анда 17 тонна гуманитар йөк, шул исәптән, дару препаратлары, мединструментлар, җылы кием һәм азык-төлек озатты”,- ди Рәхмәтуллин.
Фото: bashinform.ru