Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 гыйнвар , 10:28

Белем бирү системасы тагын үзгәрә

2026 елның 1 сентябреннән илнең барлык югары уку йортлары яңа югары белем бирү системасына күчәчәк.

Белем бирү системасы тагын үзгәрә
Белем бирү системасы тагын үзгәрә

 

Бу хакта Русия Мәгърифәт министрлыгы хәбәр итә.

Русиядә Болонья системасы 2003 елда ук кертелгән иде. Ул югары белем бирү системасын икегә – бакалавриат һәм магистратурага бүлде. Билгеле булганча, студентлар бакалавриатта 4 ел укый. Белемен арттырырга теләгәннәргә магистратура бар, анысында тагын ике ел укыйсы. Ул вакытта барысы да баштанаяк үзгәрде. Кулланылышта булган йөзләгән программа кыскартылып, яңалары төзелде. Болонья системасы талантлы яшьләрнең чит илгә китүенә юл ачты. Шушы вакыт эчендә әлеге системаны, ил икътисадына кирәкле белгечләр әзерләми дип, хурлаучылар да аз булмады. Тик аңа карап берни үзгәрмәде. Ниһаять, Президент Владимир Путин 2023 елның маенда югары белем системасын яңарту турындагы указга кул куйды. Хәзерге вакытта яңа реформа алты вузда сынау үтә. Яңа югары белем бирү системасында бакалавриат юкка чыгачак. Магистратура кала, әмма үзгәртеләчәк. Киләчәктә төп югары белем – специалитетка күчәргә туры киләчәк. Уку вакыты – 6 елга кадәр. Аннан соң укуны махсуслаштырылган дәрәҗә – магистратурада яки ординатурада дәвам итәргә мөмкин. Магистратурада уку вакыты – 1 елдан 3 елга кадәр. Аспирантура аерым фәнни баскыч булып калачак. Вузларда хәзерге вакытта белем алучы студентларга борчылырга кирәкми: алар үз программалары буенча укуны тәмамлый ала. Кыскасы, эшкә урнашырга төп югары белем дә җитәчәк.

Чыганак: vatantat.ru
Фото: obrnadzor.gov.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: