Агымдагы елның 9 гыйнварыннан 1 мартына кадәр хатын-кыз эшкуарлары өчен «Эшлекле престиж» Бөтенрусия премиясен оештыру комитеты гаризалар кабул итә. Быел премия Русиянең барлык төбәкләрен колачлаячак, ә финал 2025 елның апрелендә Мәскәүдә узачак. Катнашу өчен бизнесның барлык масштабларындагы хатын-кыз милекчеләр, компанияләргә нигез салучылар һәм җитәкчеләре чакырыла.
- «Эшлекле престиж» премиясе хатын-кызларның бизнестагы казанышларын һәм аларның илнең социаль-икътисади үсешенә керткән өлешен тану өчен әһәмиятле платформа булды. Алдагы елларда проект географиясе Зур Урал — Урал федераль округы төбәкләренә, шулай ук Башкортостан Республикасына, Пермь краена, Омск өлкәсенә таралган иде. Ике ел эчендә оештыру комитеты, хакимият органнары, эшлекле бергәлекләр һәм бизнес белән көчләрен берләштереп, бөтен ил масштабында премияләр уздыру өчен җитәрлек тәҗрибә һәм ресурслар туплады. «Опора России» иҗтимагый берләшмәсе һәм Русия хатын-кызлар берлеге ярдәмендә без 2025 елда анда меңнән артык предприятие җитәкчеләре катнашыр дип көтәбез, - дип билгеләде проектны оештыручы Мария Окулова.