Җәмгыять
16 гыйнвар 2025, 07:45

Берничә җир участогын ничек берләштерергә?

"Росреестр"ның Башкортстан буенча идарәлеге белгечләре аңлата.

Объясняем.РФ БашкортостанОбъясняем.РФ Башкортостан
Фото:Объясняем.РФ Башкортостан

Бер категориягә караган һәм күршедә урнашкан участокларны гына берләштерергә мөмкин. Барлыкка килгән участокның зурлыгы урындагы үзидарә органнары тарафыннан билгеләнгән һәм рөхсәт ителгән чик күләменнән артмаска тиеш.

Сезгә кадастр инженеры хезмәте кирәк булачак. Ул мәйдан чикләрен билгеләячәк һәм межалау планын төзиячәк.

Барлыкка килгән җир участогын кадастр исәбенә куярга һәм аңа милек хокугын теркәргә кирәк. ️

Кадастр исәбенә кую һәм милек хокугын теркәү турындагы гаризаны, межалау планын һәм башлангыч участокларны ихтыяр билгеләүче документларны "Росреестр" сайтында тапшырырга яки Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас