-18 °С
Болытлы
Элек чит ил гражданнары Русиядә 180 тәүлеккә кадәр була ала иде. Бу лимитны кыскарту, яңа закон чыгаручылар фикеренчә, законсыз хезмәт миграциясе дәрәҗәсен киметергә ярдәм итәчәк. Миграция законнарындагы әлеге үзгәрешләр Русиягә виза алуны таләп итми торган тәртиптә килгән чит ил кешеләренә генә кагыла. Чит ил гражданнарының бездә яшәү вакытын озайту өчен законлы нигезләре булган очраклар искәрмә булып тора. Әгәр мигрант булу вакытын бозган икән, аңа өч ел дәвамында Русиягә керү тыелачак.
Чыганак: resbash.ru