Озайлы Яңа ел бәйрәмнәре инде артта калды. Алар ничек үтте һәм нәрсәсе белән исегездә калды?
Әле кайчан гына атна-ун көнгә сузылган Яңа ел каникуллары күпләрдә ризасызлык уята иде: халык арасында хәтта “алкомарафон” дигән исем дә тактылар әле үзенә. Чөнки озайлы яллар дәвамында кунактан-кунакка йөрешеп, табын артында бәйрәм итүләрнең тискәре яклары шактый булды, моны статистика мәгълүматлары да исбатлый иде.
Ләкин бүген инде кешеләр яңа ел каникулларын бөтенләй башка яклап ача – алар аны өстәмә гаилә яллары, якыннары һәм туганнары белән тыгыз аралашу, рухи яктан берләшү һәм мөнәсәбәтләрне ныгыту мөмкинлеге итеп кабул итә. Күпләр яңа ел бәйрәмнәре чорында үзләрен актив ялга багышлый һәм моннан ямь-тәм таба.
Якын туганыбыз Лилия зур АТ-компаниядә хезмәт сала. Аның эше бик тә җаваплы, еш-кына көнне-төнгә ялгап эшләргә туры килә үзенә. Ә менә яңа ел каникуллары чорында ул бар буш вакытын актив ялга багышлый.
-Яңа елның беренче көнендә мин “Теләкләр йөгерүе”ндә катнашам, икесендә – спортзалга барам, аннан инде чаңгы походына җыенабыз. Сезне дә чакырам, Гөлара апа,- дип сокландырды ул безгә Яңа ел бәйрәме белән котларга дип шалтыратканында.
-Ә кайчан ял итәсең соң, - дигән соравыма ул яңгыратып көлде генә:
-Шулай итеп мин бит ел буена җитәрлек көч-куәт алам. Бу вакыт минем өчен алдагы 12 айга җитәрлек заряд бирә, аеруча катлаулы вакытларда.
Ә бит мондый булдыклы да, шаян һәм һәр яклап та актив булган кешеләр саны арабызда бүген арта бара. Бүген бәйрәмнәр чорында 10 көн буена тәмле ашап, телевизор каршында гына яткан кешеләр юктыр ул. Һәркем ялларны файдалы да, кызыклы да итеп үткәрергә тырыша.
Бу уңайдан халыкка сыйфатлы ял бүләк итү өчен күп көч салган һәм хезмәт постына баскан мәдәният, спорт, туклану һ.б. күп кенә өлкәләрнең уңганнарына рәхмәт әйтәсе килә. Алар бар тырышлыкларын салып берсеннән-берсе күңелле дә, файдалы да булган чаралар, фестивальләр, концертлар, спорт чаралары үткәрә һәм якташларын актив тормыш алыр барырга өнди.
Чакмагыш районында яңа елның тәүге көне “Вәгъдәләр йөгерүе” белән башланып китте. Анда өлкәннәр дә, яшьләр һәм балалар да актив катнашты. Старт алдыннан һәр катнашучы үзенә теләк теләде, разминкада катнашты, аннан тиешле аралыкка йөгерде. Барсы да маршрутны җиңел үтте, ә аннан бер-берсе белән аралашып, күңел ачты, ә иң мөһиме, кышның ямьле көне барсына да яхшы кәеф бүләк итте.
Безгә 8 гыйнвар көнне Мәҗит Гафури паркында узган массакүләм чаңгы йөгерүләрен күрү бәхете тиде. Чарада Уфадан гына түгел, ә тирә-як район-шәһәрләрдән дә килгән 370 кеше катнашты. Шуларның 194е Яңа ел костюмнары ярышында җилдерде. Анда катнашучыларның иң өлкәненә 72 яшь булса, иң кечкенәсенә 5 яшь иде. Оештыручылар исә иң-иң чагу костюмнарда килеп чараны бизәүчеләргә татлы бүләкләр тапшырды.
Шушы ук көнне Уфаның Кашкадан паркында “Карда волейбол уйнау” турниры гөрләп үтте. Ярышлар ирләр һәм хатыннар арасында, шулай ук катнаш составта үтте.
БДМУ студентлары да яңа елның тәүге көннәреннән үк спортка чумган. Биредә каникуллар чорында студентлар арасында спорт фестивале гөрләп үтте. Африкадан, Һиндстаннан, Тадҗикстаннан килеп Башкортстанда белем алучы яшьләр волейбол, футбол һәм крикет буенча ярышларда актив катнашканнар. Булачак табиблар бозда үткән уеннарда да, “Динамо” спорт комплексында узган марафон йөзүләрендә дә ал бирмәгән.
Бүген, шөкер, мәдәни-спорт чаралары белән шөгыльләнү өчен шәһәр халкына да, авылныкыларга да бердәй мөмкинлекләр бар. Мәсәлән, тоташ каникуллар буена мәдәният йортлары һәм клуб хезмәткәрләре халык өчен төрле концерт һәм күңел ачу чаралары үткәрде, мастер-класслар, викториналар, өлкәннәр һәм балалар өчен саф һавада төрле уеннар оештырды.
Мондый чаралар үткәрү халыкны актив булырга һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга дәртләндерә. Яңа 2025 ел барыбызга да тынычлык, саулык, изге теләкләребезнең чынга ашуын насыйп итсен, дуслар!
Фото: media.halvacard.ru