Кичә кич ирле-хатынлы гаилә пары Баймак районында Монасыйп шарлавыгы янында адашкан. Алар шарлавыкның матурлыгына сокланырга дип килгәннәр – барасы килгән урыннарына уңышлы барып җиткәннәр, ә кире кайтырга чыккач, адашканнар. Менә сиңа, мә!
Алар маршруттан тайпылганнар һәм мөстәкыйль рәвештә юлга чыга алмаганнар. Шуңа күрә ашыгыч хезмәтләргә мөрәҗәгать иткәннәр. Гадәттән тыш хәлләр буенча БР дәүләт комитеты коткаручылары адашкан парга геолокацияне ничек җибәрергә икәнен аңлаткан, шуның нәтиҗәсендә аларның урынын тиз билгели алганнар.
Коткаручылар гаилә парын каргизәрдә автоюлга кадәр эвакуацияләгән, шуннан соң үз автомобильләрендә Сибайга туганнарына кадәр алып баргып җиткергәннәр.