

Уфаның Дәүләт циркы бинасын төзекләндерә башлыйлар. Аны ачу 2026 елга планлаштырылган булган. Шуңа күрә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров БР Мәдәният министрлыгына циркны төзекләндерү проектын тәртипкә салырга кушкан.
Исегезгә төшерәбез, цирк 2017 елда ябылды, чөнки ул авария хәлендә иде. Аны мөстәкыйль рәвештә төзекләндерергә республиканың хокукы юк, чөнки бина тулысынча федераль структурага – Росциркка карый. Башкортстан бу бинаны реконструкцияләү проектын үз исәбенә эшләгән, әмма аны ремонтлау өчен акчасын федераль бюджетка кертмәгәннәр. Мәсьәләне хәл итү өчен Радий Хәбиров Владимир Путинга мөрәҗәгать иткән. Ил Президенты аны хуплаган. Шулай итеп, Уфа циркын ремонтлауга акча 2026 елга федераль бюджетка салынган. Реконструкциядән соң ничек булачагын беләсегез килсә, менә бу фотоларга карагыз.