Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 гыйнвар , 12:40

Радий Хәбиров Раштуа бәйрәме белән котлады

 "Якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм изгелекләр телим!”  диелә котлауда.

Радий Хәбиров Раштуа бәйрәме белән котлады
Радий Хәбиров Раштуа бәйрәме белән котлады

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика православие дине тарафдарларын Раштуа бәйрәме белән котлады. Котлауда  болай диелә:

“Сезне чын күңелдән Раштуа бәйрәме белән котлыйм!

Бу үзенчәлекле көн барлык христианнарны берләштерә, изге теләкләрне үтәүгә өмет уята, йөрәкләребезне мәхәббәт һәм шәфкатьлелек белән тулыландыра, явызлыкны яхшылык белән җиңүгә ышаныч тудыра.

Бүген илебез өчен катлаулы бу чорда халкыбызның иң яхшы сыйфатлары - ныклык, үзара ярдәмчеллек һәм мәрхәмәтлелек ачыла. Алар барлык дин тотучыларның берләшүендә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның гаиләләренең, Русиянең яңа төбәкләрендә яшәүчеләргә бергәләп ярдәм итүендә чагыла.

Урыс православие чиркәвенең Башкортстан митрополиясе республикада башка конфессияләр вәкилләре белән бергә традицион рухи-әхлакый һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, бай тарихи һәм мәдәни мирасны саклауга лаеклы өлеш кертә, яшьләрне патриотик тәрбияләүдә дөрес юнәлеш бирә.

Бездә күпләр өчен Раштуа - чын гаилә бәйрәме, өй җылысы, якыннарыбызның игътибары һәм кайгыртуы белән сугарылган. Һәр йортта тынычлык һәм татулык, ышаныч һәм өмет, шатлык һәм мәхәббәт хөкем сөрсен!

Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм изгелекләр телим!”

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: