Җәмгыять
7 гыйнвар 2025, 12:40

Башкортстанда -24кә кадәр суытачак

Бозлавык та көтелә.

Башкортстанда -24кә кадәр суытачакБашкортстанда -24кә кадәр суытачак
Башкортстанда -24кә кадәр суытачак

 Башкортстан территориясендә 8 гыйнварда төнлә -19, -24 градуска кадәр суыту көтелә. Бу хакта Гадәттән тыш хәл буенча БР дәүләт комитетында хәбәр иттеләр.

 Көндез фаразлар буенча температура -1, -6 булачак. Республикада кар, кайбер районнарда буран һәм бозлавык көтелә. Көньяк һәм көньяк-көнбатыш җилнең тизлеге-9-14 м/с, иртән һәм көндез урыны белән 15-20 м/с.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас