6 гыйнварда көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча төбәк операторлары һәм республика хакимияте вәкилләре катнашында видеоэлемтә режимында Башкортстан Республикасы Табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов рәислегендә эшлекле киңәшмә узды. Яңа ел бәйрәмнәрендә контейнер мәйданчыкларыннан калдыкларны вакытында чыгару мәсьәләсе буенча фикер алыштылар биредә.
Исегезгә төшерәбез, бәйрәмнәрдә чүп-чарны өзлексез чыгаруны тәэмин итү өчен 28 декабрьдән оператив штаб эшли. Агымдагы елның гыйнварына барлык районнар буенча калдыкларны чыгару графигы расланды. Республика шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә чүп-чар көн саен чыгарыла, калган торак пунктларда 3 көнгә 1 тапкыр.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: БР Хөкүмәте порталы.