Кыш быел үзенең холкы белән тәмам аптыратты.
Әле кичә генә, һава торышының кинәт җылыта башлавы аркасында, Уфадагы боз мәйданчыкларын ябу турында карар чыгарган иделәр.
Бүген, көннең тагын салкынайтып җибәрүе сәбәпле, боз патшалыкларына юллар тагын ачылды. Шулай ук мәйданнарда алып барыла торган төрле бәйрәм тамашаларын үткәрү дә рөхсәт ителде.
Җаваплы хезмәтләр белдерүенчә, боз мәйданнарына балалар белән килгән ата-аналар хәвефсезлек чараларына җитди карарга, боз тавыннан шуганда балаларының сәламәтлеген кайгыртырга бурычлылар.
Фото: Башинформ.