Октябрь районы башлыгы Антон Тарасов хәбәр иткәнчә, күңел ачу чаралары да гамәлдән чыгарыла.
"Һава шартлары аркасында Октябрь районындагы боз шәһәрчекләрен вакытлыча яптылар. Фигураларны һәм тауларны бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен сигнал тасмалары белән әйләндереп алганнар. Боз шәһәрчегендәге көндәлек күңел ачу чараларын бүген шулай ук вакытлыча гамәлдән чыгарабыз", - дип язды ул социаль челтәрләрдә.
Шундый ук вәзгыять башкаланың Орджоникидзе районында да күзәтелә, дип хәбәр итте "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.
Исегезгә төшерәбез, бүген, 5 гыйнварда республикада көндез юеш кар явуы көтелә. Төбәкнең көнчыгыш районнарында көчле кар ява. Урыны-урыны белән буран, бозлавык, чыбыкларга һәм агачларга юеш кар сырылуы, юлларда кар көртләре һәм бозлавык дәвам итәчәк.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.