Агымдагы ел башында республикада шундый 15 станция эшләтеп җибәреләчәк. Бу кирәкле һәм мөһим эш төбәктә элемтә һәм Интернет челтәрләрен үстерү юнәлешендәге «Цифрлы икътисад» милли проекты максатларына туры килә.
- Элемтә операторларының акрынлап үзебезнең ил җиһазларына күчүе элемтә һәм интернетның ышанычлылыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. База станцияләренең импортын алмаштыру технологик суверенитетка ирешү һәм иминлекне тәэмин итү этапларының берсе, - дип билгеләп үтте Башкортостан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры Геннадий Разумикин.
Җайланма Русия телеком-вендеры тарафыннан эшләнгән һәм җитештерелгән. Яңа җиһазлар төрле климат зоналарында реаль шартларда сыналачак.
Юлай НИЗАЕВ.
Фото: БР Хөкүмәте порталы.