Җәмгыять
4 гыйнвар 2025, 07:06

Уфада яшь хатын-кыз югалган

Уфада "ЛизаАлерт" отряды волонтерлары 33 яшьлек Анастасия Трифоновага ориентировка урнаштырды. Ул 1 гыйнварда өеннән чыгып китә, шуннан бирле аны беркем дә күрмәгән.

Уфада яшь хатын-кыз югалганУфада яшь хатын-кыз югалган
Уфада яшь хатын-кыз югалган

Аның билгеләре: озын (буе 175 см), ябык, коңгырт чәчле. Капюшонлы кара курткадан, кара угги, яшел спорт чалбары кигән.

Аның кайда булуы турында мәгълүмат белүче иптәшләрне 8 800 700-54-52 яки 112 номерына шалтыратырга сорыйлар.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: социаль челтәрләрдән.

Уфада яшь хатын-кыз югалган
Уфада яшь хатын-кыз югалган
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас