-18 °С
Болытлы
Башкортстанда начар һава торышы күзәтелә. Бүген республикада кар, шул исәптән юеш, урыны белән буран, юлларда кар көртләре, кар өеме һәм бозлавык көтелә. Җил көньяктан, көнбатышка күчеп, уртача, урыны белән көчле җилгә әйләнә. Төнлә һава температурасы -6, -11°С, көндез +1, -4°С. Бу хакта Башгидромет хәбәр итә.
Уфада болытлы һава торышы көтелә, төнлә аязучан. Юеш кар рәвешендә бераз явым-төшем, юлларда кар көртләре, кар өеме, бозлавык. Һава температурасы төнлә -7, -9°, көндез 0, -2°.