Җәмгыять
2 гыйнвар 2025, 11:20

Уфада Көнчыгыш чыгу юлы кыйммәтләнә

Тарифлар агымдагы елның 6 гыйнварыннан үзгәрә.

ufa1.ruufa1.ru
Фото:ufa1.ru

Башкортстанның транспорт Министрлыгында хәбәр итүләренчә, 2025 елның 6 гыйнварыннан тарифлар үзгәрәчәк.

Транспортны дүрт категориягә бүләләр:

I-җиңел машиналар һәм мотоцикллар;

II-йөк машиналары һәм пассажир транспорты (прицеплы һәм тагылмасыз);

III-йөк машиналары һәм автобуслар (биеклеге 2,6 метр һәм аннан да югарырак);

IV-эре йөк машиналары һәм автобуслар (биеклеге 2,6 метр һәм аннан да югарырак, күчәрләр саны 3 һәм аннан да күбрәк).

Беренче категория 150 сумга, икенчесе 250 сумга, өченчесе һәм дүртенчесе 300 сумга үтә алачак. Әгәр автомобильчеләрнең транспондеры бар икән, алар аерым полоса буенча йөрергә һәм 20 сум ташлама алырга мөмкинлек ала. Яңа ел алдыннан түләүсез уза алачак льготачыларның яңартылган исемлеген раслаганнар.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас