2025 елда срогы чыга торган машина йөртү таныклыгының гамәлдә булуы автомат рәвештә өч елга озайтылган.
Бу транспорт чаралары белән шәхси һәм эш максатларында идарә итүче машина йөртүчеләргә кагыла. Автомобильчеләр теләгән очракта Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсендә таныклыгын алыштыра ала.
Әгәр инде транспорт чарасы хуҗасының шәхси мәгълүматлары үзгәрсә яки таныклык яраксыз хәлгә килсә, водитель таныклыгын мәҗбүри тәртиптә алыштырырга кирәк. Шулай ук таныклык югалган яки урланган булса, яңасын алыр өчен мөрәҗәгать итәргә кирәк. Автомобиль хуҗасының сәламәтлеге үзгәргән һәм транспорт белән идарә итүгә каршы күрсәтмәләр барлыкка килгән очракта да алыштырыла таныклык.