Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 гыйнвар , 10:25

Алты медаль яулаганнар

Уфа ИТ-компаниясе Tagline Awards 2024 премиясендә җиңүче булганнар.

pravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru

Уфа ИТ-компаниясе Tagline Awards 2024 премиясендә алты цифрлы дисциплинада медальләр яулаган. Әзер ризыкны җитештерү һәм китерү процессын автоматлаштыра торган яңа платформаны тәкъдим иткән. 

-Шунысы куанычлы, республика ИТ-компанияләре халыкара чараларда призлы урыннар ала. Бу республика стартапларының иң яхшылардан булуы турында сөйли. Без ИТ-компанияләргә үсешкә һәм яңа үрләргә ирешүгә ярдәм итүне дәвам итәчәкбез, - дип билгеләде Башкортстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры Геннадий Разумикин.

Уфадан инновацион стартап «Kitchen ERP» Башкортстанның ИТ-тармагын үстерүче «Tiqum» ИТ-интеграторы белән партнерлыкта 6 медаль алган.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: